Бүген тарихта беренче тапкыр “Ак Барс” матчын татар телле комментаторлар алып барачак

Комментаторлар – Алмаз Гафиятов һәм Рөстәм Гайзуллин.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген “ТНВ-Планета” каналында “Ак Барс” матчы тарихта беренче тапкыр  татарча комментарийлар белән алып барылачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “ТНВ” телеканалының генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов хәбәр итте.

Уенны татар телендә Алмаз Гафиятов һәм Рөстәм Гайзуллин шәрехлиячәк.

Бүген “Татнефть Арена” боз сараенда Казанның “Ак Барс” һәм Новосибирскиның “Сибирь” командалары арасындагы хоккей матчы 19:30 сәгатьтә башлана.

Источник http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/02/149444/

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *